Агымдагы елда Татарстанда юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан 61 унитар предприятие чыгарылган, тагын 19 унитар предприятие реформалаштырылырга тиеш.
Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Анда министр Азат Кадыйров, ТР Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Алмаз Сәгыйтьҗанов, Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре, шулай ук министрлыкка караган учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.
3 декабрьдә Россия юристлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Татарстан Республикасы юридик бергәлеген һәм Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегаларын Юристлар көне белән котлыйбыз!
Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте йортында Россиядә кадастр бәяләү институтының 25 еллыгына багышланган 2024 елгы Росреестр юбилей календаре кысаларында Үзәк федераль округта кадастр бәяләү көне узды.
2024 елның 1 декабренә Татарстан Республикасы бюджетына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан кергән салым булмаган керем 1 949,98 млн сум тәшкил иткән.
Татарстанлыларны киләсе елга республика халкы тарафыннан билгеләнә торган алты социаль Министрлык өчен ачык максатлар һәм бурычлар сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә катнашырга чакыралар.
Байлар Сабасында Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган сәнәгать паркларының идарә компанияләре өчен гамәли-ориентлашу семинар үткәрелде.
ТР Пространство белешмәләре фондынала ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре белән уртак киңәмшә үтте. Катнашучылар региональ әһәмияткә ия аеруча сакланылучы табигый территорияләр (ООПТ) чикләрен, аларның саклау зоналарын үзгәртү һәм билгеләү, шулай ук ааучылык җирләре чикләрен билгеләү буенча башкарылачак эшләрне карап чыкты.
2024 елның 10 аенда Татарстан Республикасы җирле бюджетлары керемнәренең гомуми суммасы план буенча 5 317,75 млн сум булганда 6 269,86 млн сум тәшкил итә, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 627,06 млн сумга күбрәк.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләүләре буенча Татарстан Муниципаль берәмлекләре бюджетлары алдындагы бурычлар динамикасына анализ ясау буенча эшче төркем утырышы узды.