ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Министр Фәнил Әһлиуллин видеоэлемтә ярдәмендә Башкортостан вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Алардан Башкортостанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестр Идарәсе һәм Кадастр палатасы белгечләре катнашты.

 Республикалар арасындагы чикнең озынлыгы 493 километр тәшкил итә. БиредәТатарстанның Азнакай, Актаныш, Бавлы, Мөслим һәм Ютазы муниципаль районнары урнашкан.

 

Татарстан Республикасында COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә дәүләт һәм муниципаль милек арендаторларына ярдәм чаралары күрсәтү ел ярым вакыт узды. Федераль закон нигезендә 22.04.202020 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ике күрсәтмә (№ 820 һәм № 821) һәм Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен арендалаучылар өчен аренда түләвен кичектереп тору һәм азат итү шартлары турында карар (№314) кабул ителде. Әлеге норматив актлар нигезендә республиканың һәр муниципаль берәмлегендә муниципаль милек арендаторларына ярдәм күрсәтү буенча үз норматив актлары расланды.

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Удмуртиядән килгән коллегалар белән очрашу узды.


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында  Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе, Татарстан Республикасы Хисап палатасы вәкилләре , Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча бәйсез эксперт һәм Иҗтимагый совет әгъзалары катнашында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 9 октябрендәге 2005-р номерлы карары белән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары итеп Рогожкин Максим Анатолий улы билгеләнде.

Рогожкин Максим Анатолий улы 1972 елның 29 августында Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә туа. 1993 елда В.В.Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институты (Бухгалтер исәбе һәм хуҗалык эшчәнлегенә анализ, икътисадчы) тәмамлый.


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Типлаштырылган хәл:

Мәнфәгатьләр конфликты белән бәйле кыйммәтле кәгазьләр, банк кертемнәренә ия булу.

Хәл тасвирламасы:

Дәүләт хезмәткәре һәм/яки аның туганнары дәүләт идарәсенең аерым функцияләрен гамәлгә ашыручы оешманың кыйммәтле кәгазьләренә ия.

Булдырмау һәм җайга салу чаралары:

Дәүләт хезмәткәре дәүләт идарәсенең аерым функцияләрен гамәлгә ашыручы оешманың кыйммәтле кәгазьләренә ия булган очракта, ул яллаучы вәкиленә һәм турыдан-туры начальникка язма рәвештә шәхси кызыксынуы турында хәбәр итәргә, шулай ук кыйммәтле кәгазьләрне ышанычлы идарәгә тапшырырга тиеш.


9
октябрь, 2021 ел
шимбә

Бүген "Урманны саклыйк" традицион табигать саклау акциясе кысаларында Татарстан Республикасы  Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ДБУ "матди тәэмин итү идарәсе" хезмәткәрләре  Яшел Үзән районы Кызыл Октябрь участок урманчылыгының урман фондында ылыслы агач үсентеләре утыртуда актив катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын тулыландыру, аренда түләүләре һәм күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү буенча бурычларны киметү эше турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Матди тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына хезмәт күрсәтүче автотранспорт чараларын ягулык һәм майлар белән тәэмин итү буенча кышкы чордагы нормага күчерү эше төгәлләнгән.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан транспорт чараларын ягулык һәм майлар белән тәэмин итү буенча кышкы чордагы нормага күчерү эше төгәлләнгән. Бюджет йөкләмәсе 104,3%ка үтәлгән (чагыштыру өчен: 2020 елның шул ук чорында 338 млн 580 мең сум акча кергән).

Салым булмаган керемнәр структурасында яңартыла торган керемнәр өстенлек итә, аларның өлеше 92,4% тәшкил итә.  Бу – мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен арендалаудан, ДУП чиста табышының бер өлешеннән, дәүләт акцияләре пакетларына дивидендлар һәм дәүләт мөлкәтен ышанычлы идарәгә тапшырудан кергән табыш.

Агымдагы елның тенденциясе яңа шартнамәләр төзү хисабына дәүләт милкен арендага бирүдән кергән табышның ике тапкыр артуыннан гыйбарәт. Бюджет йөкләмәсе 214,7%ка үтәлгән, бюджетка 117 млн 890 мең сум кергән. Җир кишәрлекләрен арендалаудан кергән табыш 59 млн 620 мең сум тәшкил иткән, задание 76,5%ка үтәлгән.

Фәнил Әһлиуллин шулай ук җирле бюджетларга кергән табышлар турында да сөйләде. Агымдагы елның 8 ае нәтиҗәләре буенча җирле бюджетларга 3 миллиард 470 миллион сум акча кергән.  Узган ел белән чагыштырганда, яңартыла торган һәм яңартылмый торган керемнәр (керемнәр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 839 млн.сумга арткан) керемнәрнең уңай динамикасы күзәтелә.

 


8
октябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан видеоконференция режимында узган чираттагы киңәшмәдә салымнар буенча бурычларны киметү һәм недоимкаларны киметү мәсьәләләре каралды. Утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) вәкилләре катнашты.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы КУЭ субъектлары өчен милекне арендалау килешмәләре төзү хокукына даими рәвештә торглар игълан итә.

«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законның 18 статьясы нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтүне оештыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан КУЭ субъектларына озак сроклы нигездә ия булу һәм (яки) аннан файдалану хокукында бирү өчен дәүләт милке исемлеге расланды һәм рәсми сайтта урнаштырылды. Ел саен беренче ноябрьгә кадәр исемлек 10 проценттан да ким булмаган күләмдә объектлар белән тулылана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International