ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген министр Фәнил Әһлиуллин һәм Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында узган спорт мәктәпләренең тренерлар составы хезмәт коллективы җыелышында катнаштылар. Очрашу барышында 2019-2020 елларда Спас муниципаль районының физик культура һәм спорт учреждениеләре эшенә йомгак ясалды.

2020 елның 31 августына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 338,58 миллион сум салым булмаган табыш керде. Татарстан Республикасы бюджеты алдында 31.08.2020 елга бюджет йөкләмәсе 68,08 % ка үтәлгән.

 

Тэги: Татарстан Республикасы бюджетына керемнәр

ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы утырышында күпчелек тавыш белән түбәндәге карарлар кабул ителде.

Күчемсез милек базарын мониторинглау комитеты составына "ТИСБИ"Идарә университетының бизнес - аналитика кафедрасы доценты Лилия Алиакберова кертелде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан транспорт чараларын ягулык һәм май ягу буенча кышкы чордагы нормага күчерү эше төгәлләнде. Шулай ук идарә утырышларын видеоконференция яки электрон тавыш бирү форматында, квартал саен, чикләү чараларын гамәлдән чыгарганчы үткәрү турында тәкъдим расланды.


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Коррупцион куркыныч функцияләргә контроль һәм күзәтчелек, дәүләт милке белән идарә итү, дәүләт хезмәтләре күрсәтү, шулай ук рөхсәт, теркәү функцияләрен гамәлгә ашыру кертелергә мөмкин.

Контроль һәм күзәтчелек функцияләре астында Россия Федерациясе Конституциясендә, федераль конституциячел законнарда, федераль законнарда һәм башка норматив хокукый актларда билгеләнгән тәртип кагыйдәләренең (инспекция, ревизия, тикшерү) үтәлешен контрольдә тоту һәм күзәтү гамәлләрен гамәлгә ашыру аңлана.

Тэги: Коррупциягә каршы хокукый агарту

4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Бүген республика киңәшмәсендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстанда ятим балаларны торак урыннары белән тәэмин итү барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, 2013 елдан алып 2019 елга кадәр чорда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы милкенә ятим балалар өчен 2 127 торак урынын теркәгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә 2020 елдан алынучы торак урыннары саны  ел саен 600 фатирга кадәр арттырыла.

1 сентябрьгә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 15 муниципаль берәмлектә 349 торак урынын алуга дәүләт контрактлары төзегән. 251 торак урынына 11 муниципаль районда дәүләт контракты төзү хокукына аукцион игълан итү буенча чаралар уздырыла.

Министр билгеләп үткәнчә, 2018 елдан республикада, яллау шартнамәсе срогы чыгу сәбәпле, махсус торак фонды составыннан торак урыннарын төшереп калдыру эше башланган.  

Бүгенгә 310 торак урынына социаль яллау шартнамәсе төзү турында карар кабул ителгән, шуларның 275е ятим балалар милкенә күчерелгән.  

Фәнил Әһлиуллин искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының уртак боерыгы белән ятим балалар өчен махсус торак фондының торак урыннарыннан файдалануны һәм аларның сакланышын тикшереп тору буенча ведомствоара комиссия төзелгән.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

On September 4, 2020, the meeting of the working subgroup under the chairmanship of Minister Fanil Agliullin on establishing the border of the Republic of Tatarstan with the Chuvash Republic was held at the Ministry of Land and Property of the Republic of Tatarstan.

The meeting was attended by representatives of the Ministry of Forestry of the Republic of Tatarstan, State Budgetary Institution Spatial data fund of the Republic of Tatarstan, the Office of the Federal Service for State Registration, Cadastre and Cartography in the Republic of Tatarstan, the Branch of federal budgetary institution Federal cadastral chamber of the Federal Service for State Registration, Cadastre and Cartography in the Republic of Tatarstan, the Executive Committee of the Drozhzhanovsky municipal district of the Republic of Tatarstan.

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә видеоконференция режимында киңәшмә үтте, аның эшендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм «ТР Геоцентр фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДУП вәкилләре катнашты.
«ТР Геоцентр фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДУП 1999 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, җир асты байлыкларыннан файдалану, судан файдалану һәм геологик мохитне саклау өлкәсендә дәүләт идарәсен мәгълүмати-аналитик тәэмин итү максатларында оештырылган.
Предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре – Татарстан Республикасы территориясендә җир асты суларының ресурс потенциалын, запасларын һәм сыйфатын, экзоген геологик процессларның торышын бәяләү.
Хәзерге вакытта «ТР Геоцентр фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДУП яңа учреждение өчен дәүләт йөкләмәсен формалаштырып, дәүләт бюджет учреждениесенә үзгәртеп кору мәсьәләсе карала. 
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының яңа дәүләт милкен, шул исәптән оператив идарә хокукында аеруча кыйммәтле күчемсез милекне беркетүгә бәйле проблемалы сораулар каралды.
 


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында (алга таба – министрлык) министрлыкның җитәкче составының Түбән Новгород өлкәсенең «Кадастр бәясе» ДБУ вәкилләре белән эшлекле очрашуы узды.

Очрашуда министр Фәнил Әһлиуллин, министр урынбасары Рөстәм Шәмеев, министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов, Түбән Новгород ягыннан – ДБУ директоры урынбасары Наталья Гричанюк катнаштылар.

Очрашуда түбәндәге эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар: министрлык – теркәлгән хокуклары булмаган күчемсез милек объектларына инвентаризация үткәрү, салым салу базасын киңәйтү, Түбән Новгородлылар – җир кишәрлекләрен ызанлау, кадастр паспортын, ызанлау планын, тикшерү акты һәм башка кадастр эшләре өлкәсендә хезмәт күрсәтү буенча.

Очрашу барышында Россия Федерациясенең ике субъектыннан да вәкилләр булган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында җир кишәрлекләреннән файдалану өчен юридик затлар тарафыннан түләүләр кертү сораулары буенча киңәшмә үтте.

Россия Федерациясе Салым кодексы тарафыннан 2020 елның салым чорына һәм алдагы салым чорларына юридик затлар тарафыннан җир салымы буенча декларацияләр бирү гамәлдән чыгарылды.

Элек декларацияләрдә чагылдырылган һәм юридик затлар тарафыннан файдаланыла торган һәм күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән җир кишәрлекләре салым салу максатларында исәпкә алынмаячак, бу җирле бюджетларның төшеп калучы керемнәре барлыкка килергә мөмкин.

Киңәшмәдә шулай ук муниципаль районнар тарафыннан үткәрелә торган чаралар һәм килеп туган проблемалы мәсьәләләр дә каралды.

 

2020 елның 3 сентябрендә Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә «Җиңү диктанты-2020» Бөтенроссия патриотик акциясе узды. Диктант Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, яшьләргә тарихи белем һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелде һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

«Җиңү диктанты» Россия Федерациясенең 85 төбәгендә һәм 23 чит ил дәүләтендә үткәрелде. Биремнәр истәлекле даталарга һәм вакыйгаларга, хәрби географиягә, тарихи шәхесләргә һәм полководецларга, сәнгать әдәбиятына, сынлы һәм монументаль сәнгать әсәрләренә багышланган иде.

Казан шәһәрендә «Җиңү диктанты» акциясе күп кенә мәйданчыкларда узды. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Олег Масленков һәм Татьяна Дернова «27 нче Гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә «Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International