2022 елның 30 маенда Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты тарафыннан видеоконференция режимында «Бәяләү эшчәнлеген хокукый җайга салу проблемалары» темасына түгәрәк өстәл оештырылды.
Бәяләү эшчәнлеген хокукый җайга салу, шул исәптән бәяләүнең бәйсезлеге һәм объективлыгы, аның бурычлары, бәяләүчеләрнең профессионализмы, бәяләү сыйфаты, бәяләүчеләрнең җаваплылыгы, Бизнес, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары өчен бәяләү үзенчәлекләре һ. б. мәсьәләләр каралды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе чиге буенча киңәшмә эшендә катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә, шулай ук, пространство мәгълүматлары фонды, Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы вәкилләре, Ульяновск ягыннан – өлкәнең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Директорлар советы «Татнефть» ГАҖнең тотрыклы үсеш һәм кызыксынган яклар белән хезмәттәшлек өлкәсендә сәясәтен раслады. Сәясәт «Татнефть» ГАҖнең бу өлкәдә барлык стейкхолдерлар тарафыннан да аңлауны тәэмин итәргә, корпоратив эшчәнлекне планлаштыруның барлык дәрәҗәләрендә тотрыклы үсеш белән идарә итүнең нәтиҗәле системасын формалаштыруга ярдәм итәргә тиеш.
Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды (Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы учреждение) тарафыннан 29 махсус сакланылучы табигый территорияләре чикләрен ачыклау буенча эш алып барыла.
Бүген Росреестр җитәкчесе урынбасары Т.А. Громова видеоконференцэлемтә форматында «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»30.12.2020 ел, № 518-ФЗ Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы буенча федераль инспектор, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Россия Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Яшел Үзән, Питрәч, Биектау һәм Лаеш муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтендә видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы белән чиктәш Россия Федерациясе төбәкләре арасындагы чик турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Бүген “ТР Пространство белешмәләре фондында” шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча Татарстанның муниципаль районнары башкарма комитетлары белән берлектә чираттагы киңәшмә узды. Биредә шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин да катнашты.
Очрашуда территориаль планлаштыру документларын вакытында эшләү өчен беренчел белешмәләрне җыю эшләренә нәтиҗәләр игълан ителде. Районнар арасында артта калучылар саны байтак. Дөрес тутырылган анкеталарның күләме 70% ким булган районнар аерым ассызыкланды, бу – Әгерҗе, Аксубай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама һәм Сарман.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин «җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре» һәм «менеджмент»белгечлекләре буенча белем алучы Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы 2 һәм 3 курс студентлары өчен җитештерү практикасын ачты.
Чыгышның сәламләү өлешендә Фәнил Әһлиуллин студентларны практика җитәкчеләре белән таныштырды. Бу төр белем алу вакытында студентлар югары уку йортын тәмамлаганнан соң киләчәктә кирәкле күнекмәләр алу мөмкинлегенә ия булачак, дип билгеләп үтте ул.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә республика чикләрен билгеләү буенча эш төркеме утырышы узды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Геодезия һәм картография эшчәнлеген лицензияләү турында» 28.07.2020дә чыккан №1126 карарында лицензияле эш төрләре исемлеген киңәйтү өлешендә үзгәрешләр кертелде.
Хәзерге вакытта 2022 елның 1 мартына кадәр төзелгән килешү (контракт) буенча торак пунктларның чикләрен билгеләү яки үзгәртү буенча эшләрне тәмамлау өчен геодезия һәм картография эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия таләп ителми.