20.05.2020 Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 21.04.2020 ел, № 1275-р боерыгы теркәлде. Ул, «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ тарафыннан яңадан каралган җир кишәрлекләренә карата дәүләт кадастр бәясен үткәргәндә файдаланылган белешмәләрнең дөрес булмавына нигезләнеп, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләренә үзгәрешләр кертә.
ТАССРны төзү турында карар 1920 елның гыйнвар ахырында кабул ителә. Нәкъ менә шул вакытта икътисади хәлгә, халыкның этник составына, республика чикләренә кагылышлы мәсьәләләрне эшләү, шулай ук тулаем Татарстан Республикасы Мәгариф турында декрет проектын әзерләү өчен ведомствоара комиссия төзелде.
1920 елның май башында ТАССР төзү турында декрет проектын әзерләү эше тәмамлана. 1920 елның 4 маенда РКП үк һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы карары белән Татарстан Республикасы чикләре турындагы мәсьәләне әзерләү өчен хөкүмәт комиссиясе төзелә.
1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк сайлау комитеты һәм халык комиссарлары советы карары нигезендә Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырыла. Аның территориясе биш губернаның (Казан, Уфа, Самара, Нократ һәм Сембер) өязләре һәм волостьларыннан, күпчелек халкы татар халкынннан тора.
Россия Федерациясе субъектлары чикләрен билгеләү буенча киңәшмә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында узды.
Россия Федерациясе законнары нигезендә, 2020 ел ахырына кадәр субъектлар ЕГРНга чикләрне исәпкә куярга тиеш. Татарстан Республикасы чиге Чуваш Республикасы, Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләре, Марий-Эл Республикасы һәм Удмурт Республикасы белән чиктәш. Киров өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы коллегалары белән хезмәттәшлек турында килешү бар.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында (ZOOM) «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ һәм Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
Россия Федерациясе Граждан кодексы дәүләт хезмәткәрләренә хезмәт вазыйфаларын башкару белән бәйле рәвештә бүләкләр бирүгә юл куймый (бәясе өч мең сумнан артмаган бүләкләрдән тыш). Искәрмә: беркетмә чаралары, хезмәт командировкалары һәм башка рәсми чаралар белән бәйле бүләкләр бирү аңа кагылмый.
Беркетмәле чара турында шуны аңларга кирәк: аны уздырганда ведомство, милли, мәдәни үзенчәлекләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән тәртип (тантана) һәм (яки) чара үткәрү барышын теркәүче беркетмә – документ алып бару каралган;
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм аның статусы турында», «Биектау муниципаль районы «муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында», «Лаеш муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын әзерләде».
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов Киров өлкәсе коллегалары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Катнашучылар чикне билгеләү буенча эшләрне үткәрү тәртибе турында фикер алыштылар, бу өлкәдә тәҗрибә уртаклаштылар һәм үзара хезмәттәшлек турында килештеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Чарада катнашучылар быелның беренче кварталында эшчәнлек йомгаклары турында фикер алыштылар һәм киләчәк үсеш бурычларын билгеләделәр.
2020 елның маенда «Республика мөлкәт казнасы» Дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан чит оешмалар белән төзелгән йөкләмәләр буенча Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән транспорт чараларын сату буенча электрон формада 3 аукцион үткәрелде. Әлеге аукционнарда гомуми суммасы 218 900 сум булган, башлангыч бәясе 173 000 сум булган 3 транспорт чарасы сатылды.
Windows операцион системаларында критик кимчелекләрне ачыклау турындагы мәгълүмат белән бәйле рәвештә, "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ тарафыннан даими рәвештә чаралар комплексы кабул ителә:
- хезмәткәрләрнең эш Компьютерларында урнаштырылган операцион системаларны һәм гамәли тәэмин ителешне даими рәвештә автомат рәвештә яңарту башкарыла;