Татарстан Республикасы чиге турындагы белешмәләрне Бердәм күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшләре барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары белән чик буенча бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен эш төркеме төзелгән.
Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү эшен «Татарстан Республикасы киңлекләре белешмәләре фонды» дәүләт учреждениесе алып бара.
Республика чикләренең гомуми озынлыгы 3400 километрдан артык. Эш барышында 573 проблемалы чик өлеше ачыкланган. Күрше субъектлар белән сөйләшүләрдә 202 чик өлеше буенча мәсьәлә хәл ителгән. Аерым алганда, Удмурт Республикасы белән – 31 участок буенча, Чуваш Республикасы белән – 110 участок буенча һәм Самара өлкәсе белән – 61 участок буенча.
Татарстан белән Киров өлкәсе чикләре 250 километрга якын. Бу – Балтач һәм Кукмара районнары чикләре. Хәзерге вакытта 57 проблемалы участок калган.
Удмурт Республикасы белән чик буенча 54 проблемалы участок калган. Ижевскта Удмурт Республикасы эш төркеме белән киңәшмә уздырылган, кирәкле материалларны алмашканнар. Чикләрне килештерүне икенче кварталда тәмамларга җыеналар.
Башкортостан Республикасы белән чик озынлыгы 500 километр тәшкил итә. Хәзерге вакытта 66 проблемалы участок калган. Килештерү эшләре дәвам итә.
Оренбург өлкәсе белән чик 200 километрлап. Хәзергә 55 проблемалы участок бар. Чикләрне килештерүне икенче кварталда тәмамларга җыеналар.
Самара өлкәсе белән чик 400 километр чамасы. Хәзергә 26 проблемалы участок бар. Чикләрне килештерүне икенче кварталда тәмамларга җыеналар.
Ульяновск өлкәсе белән чик 400 километр тәшкил итә. Хәзергә 57 проблемалы участок бар. Материаллар алмашынган.
Чуваш Республикасы белән чик 500 километрдан артык. Хәзергә 12 проблемалы участок бар. Чикләрне килештерүне беренче кварталда тәмамларга җыеналар.
Марий Эл Республикасы белән чик 300 километрдан артык. Хәзергә 44 проблемалы участок бар. Башлангыч картографик материаллар алмашынган.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы чикләрне билгеләү эшен 2020 елда – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына тәмамларга җыена, диде министр
Бүген Болгар шәһәренең Район мәдәният йортында халык хуҗалыгы алдынгыларының традицион слеты узды.
2020 елның 27 февраленнән 1 мартына кадәр Казанда Бөтенроссия кышкы корпоратив фестиваль – 2020 үткәрелә. Казан икенче тапкыр кышкы һәвәскәрләр спорты башкаласына әйләнде һәм 2020 елгы Россия корпоратив уеннары сезонын ачты.
26.02.2020 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы махсуслаштырылган торак фондының ятим балалар өчен булган торак урыннарына карата торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» "ДБУ белән берлектә архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә муниципаль берәмлекләрнең генераль планнарын әзреләүгә җаваплы муниципаль хезмәткәрләре өчен белем бирү семинарлары әзерләде. Укыту генераль планнарны, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү сыйфатын арттыру һәм процессны тизләтү максатыннан үткәрелә.
Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары мәгълүматлары буенча 25.02.2020 көнгә 55,7 меңнән артык гаилә җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән, 35,7 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алган.
Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын булдыру сораулары буенча киңәшмә булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 16 маендагы 327 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы милке турындагы мәгълүматны ачу турындагы нигезләмәнең 2.2 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында http://mzio.tatarstan.ru/rus/ispolnenie-programmi-reformirovaniya-finansov.htm( Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиеләре, Хуҗалык җәмгыятьләре, устав капиталы өлешләре (акцияләр пакетлары) Татарстан Республикасы милкендә булган Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре исемлеге урнаштырылды, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган объектлар исемлеге дә бар.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Дәүләт архивы туплау чыганаклары – оешмаларының архивлары арасында түбәндәге бәйгеләр үткәрә:
- «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерцияле булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы»;
- "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы".
Торак пунктлар чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү буенча эшләрнең барышы турында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.