ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2020 ел
җомга

Бүген Болгар шәһәренең район мәдәният йортында «Спас муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында»Спас муниципаль районы Советы утырышы узды.

Совет утырышын район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов ачты һәм алып барды. Көн тәртибе кысаларында Спас муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы мәсьәлә каралды.

Спас муниципаль районы Советы утырышында катнашучылар алдында ясаган чыгышында Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре һәм актуаль мәсьәләләре турында сөйләде, агымдагы елның мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгаларын билгеләп үтте, катнашучыларга алга таба да хезмәт казанышлары һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуларын теләде.

Утырышның истәлекле вакыйгасы булып министрның Спасс районының Ким авыл җирлегенең Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйззәтуллин Зиннәтулла Гыйззәтулла улы белән очрашуы булды.  Тантаналы шартларда министр аңа «Бөек җиңүнең 75 еллыгы»истәлек медален тапшырды.

Министр Фәнил Әһлиуллин Спас муниципаль районына эш сәфәре кысаларында шулай ук ИП Мишенькин А.и. ИП балык эшкәртү цехы һәм Спас муниципаль районы территориясендә җитештерелә торган продукция күргәзмәсе белән танышты.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Ватанны саклаучылар көне алдыннан, гадәттәгечә, бәйрәмгә багышланган тантаналы чара узды.
Актлар залында җыелганнарны бәйрәм белән министр Фәнил Әһлиуллин котлады. Ул үзенең котлау чыгышын 23 февраль бәйрәме тарихыннан һәм аның исемнәрен СССР чорыннан үзгәртүдән башлады. Ул шулай ук бу бөтенхалык бәйрәме хәрби хезмәткәрләр өчен генә түгел, ә үз Ватаны белән горурланучы һәм аның мәнфәгатьләрен якларга әзер булган һәр кеше өчен дә мөһим булуын ассызыклады. Фәнил Әһлиуллин барысына да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек, уңышлар һәм якыннарыгызның мәхәббәтен теләде.
Аннан соң, чарада катнашучылар өчен Министрлыкның хатын-кызлар ярымы үз көчләре белән оештырылган бәйрәм концерты булды.

2020 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Дөбъяз авылында Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте.

Мөрәҗәгать иткән гражданнарга күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, җир кишәрлеген яңадан бүлү мәсьәләләре буенча тулы күләмдә аңлатмалар бирелде.

Барлык гражданнарга да квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды. «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» ФДБУ, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре катнашында, шулай ук Чувашия Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, Чуваш Республикасы буенча «Кадастр палатасы» ФДБУнең, Чуаш Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Чуаш Республикасы табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Татарстан Республикасы вәкилләре белән видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы чигенең Чуаш Республикасы белән чиктәш җирдә үтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, Россия Федерациясе субъектлары арасында чик билгеләүнең проблемалы мәсьәләләре, шул исәптән чиктәш урманчылыклар арасында чикне узу мәсьәләләре каралды.


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның гыйнвар һәм февраль айларында «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан дәүләт милкенән файдалану һәм аның торышын тикшерү максатыннан 10 тикшерү үткәрелде, шуларның 8 е Татарстан Республикасының  Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча үтте. Хезмәткәрләр тарафыннан Әлмәт шәһәрендә һәм Әлмәт районында, Бөгелмә, Менделеевск, Чистай, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә урнашкан дәүләт милке тикшерелде.
Тикшерү барышында түбәндәгеләр ачыкланды:
- дәүләт милкенең канәгатьләнмәслек торышы;
- дәүләт милкеннән файдаланмау.
Дәүләт милкен тикшерү нәтиҗәләре буенча 21 акт төзелде,шуларның 11 е - ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсендә күрсәтелгән объектларга карата.

Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2020 елның 23 гыйнварында кабул ителде һәм 2020 елның 30 гыйнварында Федерация Советы тарафыннан хупланды.

"Үзәк депозитария турында" 2011 елның 7 декабрендәге 414-ФЗ номерлы Федераль законга үзәк депозитария хезмәтләреннән файдаланучылар комитетын формалаштыру тәртибе өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Федераль закон нигезендә үзәк депозитария хезмәтләреннән файдаланучылар комитетын формалаштыру тәртибенә өстәмә таләпләр монополиягә каршы федераль орган белән килешенеп Россия Банкы тарафыннан билгеләнә.

Моннан тыш, Комитет тарафыннан эчке документтан файдаланучылар хупланмаган очракта, үзәк депозитарийның кыйммәтле кәгазьләр буенча операцияләр ясауга бәйле хезмәтләре өчен тарифлар үзәк депозитарийның номиналь хуҗасының шәхси счеты ачылган, яки аңа карата ул кыйммәтле кәгазьләргә хокукларны үзәкләштерелгән исәпкә алуны гамәлгә ашыручы зат булып торган зат тарафыннан Үзәк депозитарийның Директорлар советы карары (Күзәтчелек советы) тарафыннан расланганнан соң алты айдан да соңга калмыйча үз көченә керә дип билгеләнә.


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәтенең эчке контурындагы «Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү» электрон сервисы эшчәнлеге, Татарстан Республикасы шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында күп балалы гаиләләр реестрларын алып бару, шулай ук Казан шәһәренең күп балалы гаиләләренә бирү максатыннан республикага бирелгән федераль җир биләмәләрен үзләштерү сораулары каралды.

Бүген Әлмәт, Менделеевск, Яңа Чишмә, Буа һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы районнары территориясендә урнашкан гидротехник корылмаларны исәпкә алуны тәртипкә салу буенча киңәшмәдә катнаштылар.

Киңәшмәдә муниципаль районнар тарафыннан муниципаль районнар территориясендә урнашкан барлык милек рәвешләрендәге гидротехник корылмаларны исәпкә алу буенча ведомствоара реестрның яңа формасы буенча тутырылган, хуҗасыз гидротехник корылмалар һәм рәсмиләштерү стадиясендә булган белешмәләр бирелде.

19 февральгә гидротехник корылмаларның исәбен тәртипкә салу буенча мәгълүматларны чагыштыру өчен Лениногорск, Мөслим, Тәтеш, Кайбыч һәм Алабуга муниципаль районнарының җаваплы вәкилләре, ә 20 февральгә – Бөгелмә, Нурлат, Саба, Зәй һәм Әлки муниципаль районнарының җаваплы вәкилләре чакырылды.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 20 февралендә Биектау муниципаль районында Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый мәгърифәтле итү системасын үстерү чаралары турында» 22.03.2010 №ПУ-156 Указын һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында»02.11.2012 №73-ТРЗ Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узачак.

Чарада Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте идарәсе вәкилләре һәм башкалар катнашачак.

 


15
февраль, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында муниципаль мөлкәт һәм җир кишәрлекләре арендасы өчен бурычлар мәсьәләләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бурычларны киметү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте. 

2020 ел башына аренда килешүләре буенча бурычлар күләме 393 млн. сум тәшкил итте, шул исәптән 346 млн (88 %) - җир кишәрлекләре өчен һәм 47 млн (12 %) - мөлкәт өчен. 

Министр сүзләренчә, 2018 елда аренда түләүләре буенча бурычлар артуы теркәлгән. 

2019 елда, 2018 елга караганда, бурычлар 14 млн. сумга артты. Бурычларның яртысыннан артыгы (52%) Казан шәһәренә туры килә. 

Бурыч күләме зур булуга карамастан, Казанда бурычларны киметү динамикасы яхшы, диде Фәнил Әгълиуллин. 2019 елда бурычлар 4,9 млн. сумга кимеде. 

Чаллыга бурычларның 13 % туры килә. Министр сүзләренчә, мөлкәт өчен бурычлар икеләтә кимпетелсә дә, җир өчен бурыч өчтән бер өлешкә арткан. 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры  сүзләренчә, бу аренда килешүләрен инвентаризацияләүгә бәйле, нәтиҗәләр буенча максатчан файдаланылмый торган җир кишәрлекләре ачыкланган. 

Күрсәткечләргә караганда, 2019 елда бурычлар 23 муниципаль районда арткан. Ә 16 муниципаль районда мөлкәт һәм җир кишәрлекләре арендасы өчен бурычларны киметә алганнар, бигрәк тә Баулы (2019 елда бурыч тулысынча капланган), Питрәч (95 %), Буа (62 %), Чүпрәле (60 %) муниципаль районнарында. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International