Министр һәм барлык коллектив исеменнән хезмәт ветераннарын министрның беренче урынбасары Артур Галиев котлады. Ул аларның республика икътисады реформалашуы, идарә итүнең яңа алымнары һәм формаларына күчү чоры вакытында министрлык каршына куелган бурычларны уңышлы башкаруларын һәм бүгенге көндә дә яшь кадрларны үстерүдә күрсәткән зур хезмәтләрен азсызыклап үтте. Ветераннарның барысына да озын һәм бәхетле мул тормыш, сәламәтлек күңел күтәренкелеге теләде, олы рәхмәтен белдерде.
2019 елда Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының йомгаклау этабын уздыруга, 2019 елда информатика буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасына Татарстан Республикасы җыелма командасын әзерләүгә бәйле чыгымнарны каплау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә коммерциячел булмаган оешмаларның гаризаларын кабул итү турында хәбәр итү.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 17 июлендәге 499 номерлы карары белән расланган (алга таба-17.07.2017 ел, № 499 карары белән расланган) Мәгълүмат технологияләре, цифрлы икътисад һәм (яки) робототехника өлкәсендә семинарлар, конференцияләр, форумнар, олимпиадалар, интеллектуаль конкурслар һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү белән бәйле, шулай ук Татарстан Республикасы командаларының әлеге чараларда катнашуын тәэмин итүгә бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе нигезендә – Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының (алга таба – министрлык) 01.10.2019 ел, № 516-пр боерыгы (алга таба-министрлык) нигезендә, Коммерциягә карамаган оешмаларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләрдән тыш) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу өчен гаризалар бирү сроклары билгеләнде):
1) 2019 елгы Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының йомгаклау этабын уздыруга бәйле чыгымнарны кайтаруга;
2) Татарстан Республикасы җыелма командасын 2019 елда информатика буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасына әзерләүгә бәйле чыгымнарны каплауга.
Гаризалар кабул итә башлау - 2019 елның 9 октябрендә 9.00 сәгатьтә.
Гаризалар кабул итү төгәлләнә - 2019 елның 10 октябрендә 18.00 сәгатьтә.
"Росреестрның Федераль кадастр палатасы" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы аңлатуынча, 16 сентябрьдә «Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» законнарга кергән үзгәрешләр үз көченә керә. Федераль закон (17.06.2009 елдагы 150-ФЗ номерлы федераль закон) күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында күрсәтелгән мәйданга туры килмәгән җир кишәрлекләре чикләрен ачыклау тәртибен билгели. Төзәтмәләр муниципаль хакимият заказчылары булган комплекслы кадастр эшләрен (ККР) үткәрү процедурасын гадиләштерәчәк.
2019 елның 24 сентябрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының "Күчемсез милек объекты характеристикалары турында декларацияне карау тәртибен, шул исәптән аның формасын раслау турында" 2019 елның 4 июнендәге 318 номерлы боерыгы басылды.
Декларацияне тутыру тәртибе гадиләштерелде һәм карау срогы 50 эш көненә кадәр арттырылды.
Шулай ук әлеге Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 846 номерлы боерыгының 2 п. үз көчен югалткан дип таныла, аның нигезендә "Дәүләт кадастр бәяләве үзәге" ДБУ күчемсез милек объекты характеристикалары турында декларацияләрне карый.
30 сентябрьдә Гимнастика үзәгендә 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшүсмер кызлар арасында бадминтон буенча дөнья чемпионаты старт алды. Тантаналы ачылышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты. Россия Бадминтон милли федерациясе советы рәисе Андрей Антропов, Татарстан Республикасы бадминтон федерациясенең Күзәтчелек советы рәисе Алексей Демидов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, Халыкара бадминтон федерациясе вәкиле Вена Махалингам чараның хөрмәтле кунаклары булды.
Дөнья чемпионаты 2019 елның 30 сентябреннән 13 октябренә кадәр узачак һәм үз эченә команда һәм шәхси ярышларны ала.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы нефть чыгару компанияләре ихтыяҗлары өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә ярдәм итә, шул исәптән җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерүдә дә.
2019 елның 28 сентябрендә Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы республикада Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында узучы футбол ярышларының 1/8 финалында катнашты.
ТР Төзелеш министрлыгы командасы белән кискен көрәш алып барылды. Уен 1: 1 исәбе белән барды. Матчның нәтиҗәсе ТР Төзелеш министрлыгы файдасына бер голга арту белән пенальти хәл итте.
Уен бик лаеклы булды, без ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре командасы белән горурланабыз! Афәрин, егетләр!
Командага көч бирергә министр Фәнил Әһлиуллин, министрның беренче урынбасары Артур Галиев, министр урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм Министрлык хезмәткәрләре килде.
25.09.2019 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган төп чараларны исәптән чыгару буенча даими комиссия утырышы узды.
2019 елның 26 сентябре көнне В. И. Ленин исемендәге Мәдәният йортында Олылар көнен бәйрәм итү уңаеннан Өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрелде.
Мәгълүмат-консультация төркеме составына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ислам Ишмаков җәлеп ителде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары ЭдуарДияров җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы белгече вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды..
Конкурста 3 претендент катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп Нотфуллина Айсылу билгеләнде.
Шулай ук аттестация комиссиясе алдында 2 дәүләт граждан хезмәткәре вазыйфаларына тәңгәл килүгә һәм 3 дәүләт граждан хезмәткәре үзләренең һөнәри хезмәт эшчәнлеген бәяләү нигезендә класслы чин бирү максатыннан квалификация имтиханы тапшырдылар.