ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

 «ТР Пространство белешмәләре фонды” белгечләре тарафыннан Татарстан географик объектларын территориясендә компактлы яшәүче РФ халыклары телендә торак пунктлар атамаларын җыю һәм дөреслеген тикшерү эшләре алып барыла.

 


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законның 18 статьясы нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтүне оештыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан КУЭ субъектларына озак сроклы нигездә ия булу һәм (яки) аннан файдалану хокукында бирү өчен дәүләт милке исемлеге расланды һәм рәсми сайтта урнаштырылды. Ел саен беренче ноябрьгә кадәр исемлек 10 проценттан да ким булмаган күләмдә объектлар белән тулылана.


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бүген министр Фәнил Әһлиуллин һәм Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Надеждино авыл җирлеге гражданнар җыенында катнашты, аның составына 5 авыл керә. Бу чарада мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм эшмәкәрләр катнашты. Халык белән очрашуларда шулай ук район прокуроры Алмаз Сөләйманов, "Август-Кайбыч" ҖЧҖ генераль директоры Александр Иванов һәм социаль хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.

Җыенда авыл җирлеге башлыгының 2021 елда авыл җирлеге эшчәнлеге һәм 2022 елга бурычлар турында отчетлары, мәктәп директоры, ФАП мөдире чыгышлары тыңланды. 

 Авыл кешеләренә мөрәҗәгать итеп, Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләрен һәм актуаль мәсьәләләрен яктыртты, шул исәптән республикада федераль милли проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыруга җентекләп тукталды. «Без 2021 елда безнең алда торган бурычларны лаеклы үтәдек һәм агымдагы елга бу уңай кәефне сакларга тиешбез."- дип ассызыклады министр.

Бүген ТР Пространство белешмәләре фондында эшлекле очрашу белән яңа булдырылган “ТР Пространство планлаштыру институты” ДБУ (ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы астындагы учреждение) директоры Олег Григорьев килде.

 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Директорлар советы 2021 елда «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләрен карады һәм 2022 елның февраленә бюджетны раслады.

Утырышта «Татнефть» ГАҖ эчке аудит идарәсе эшчәнлегенең узган елгы нәтиҗәләре турында мәгълүмат тәкъдим ителде һәм 2022 елга план расланды. Компаниянеэ эчке аудит идарәсе эшчәнлегенә югары бә бирелде. 

 


27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.

 


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль районы җирлекләренең шәһәр төзелеше документларын әзерләү эшләрен контрольдә тоту максатыннан, әлеге документлар өчен җаваплы кураторлар билгеләнде.

Кураторлар – “ТР Пространство белешмәләре фонды” территориаль планлаштыру бүлеге белгечләре – шәһәр төзелеше документларын әзерләүдә ярдәм итәчәк, шулай ук муниципаль районнарның башкарма комитетлары вәкилләрен консультацияләчәк.

 

Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды”нда Әгерҗе муниципаль районы белән берлектә территориаль планлаштыру схемасына (алга таба – СТП) төзәтмәләр кертү юлы белән торак пунктлар чикләрен билгеләү сораулары буенча киңәшмә узды. Аңа кадәр Фонд тарафыннан, РФ Шәһәр төзелеше кодексының 19 матдәсенә таянып, генераль план кирәксезлеге турында карар кабул итү һәм СТП аша чикне билгеләү мөмкинлеге булган җирлекләр исемлеге төзелде (Әгерҗе районы буенча).  

 


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Пермь өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәнил Әгълиуллин рәислегендә Министрлык җитәкчелеге составының Пермь өлкәсенең милек белән идарә итү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге  министры    Лариса Ведерникова белән эшлекле очрашуы узды.

Делегация вәкиле ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән җентекләп танышты.  Очрашу барышында җир ресурслары, дәүләт учреждениеләре һәм предприятиеләре белән идарә итү, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, дәүләт һәм муниципаль милекне исәпкә алуны оештыру, муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек итү, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру, дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү һәм дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә итүнең башка актуаль сораулары каралды.

«Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе күчемле, күчемсез һәм башка милекне сату эшен дәвам итә. 2022 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы учреждениеләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән 4 автотранспорт чарасын сату буенча электрон аукцион үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International