Коррупция-җәмгыятьнең барлык дәрәҗәләренә үтеп керә һәм аның нигезләрен какшата торган системалы проблема. Бу күренеш белән көрәштә иң мөһим факторларның берсе-коррупциягә каршы кыйммәтләр һәм тәртип нормаларын кечкенәдән формалаштыру.
Казан инновацион университеты базасында 28 майдан 1 июньгә кадәр бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә күчмә квалификация имтиханы узачак.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә республиканың муниципаль районнары башкарма комитетлары белән видеоэлемтә буенча киңәшмә узды. Эштә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов катнашты.
2024 елның 1 маена Татарстан Республикасы җирле бюджетларының гомуми керемнәре 2 333,39 млн сум тәшкил итә, бу 2023 елның шул ук чорына караганда 597,06 млн сумга күбрәк.
23 һәм 24 майда Санкт-Петербургта «Дәүләт кадастр бәяләү проблемалары һәм аларны хәл итү юллары» фәнни-гамәли конференциясе узды, анда "дәүләт кадастр бәяләү үзәге" ДБУ директоры Лена Хамзина, аның урынбасары Рэнальд Сабирзянов һәм кадастр бәясе идарәсе начальнигы Вадим Журавлев катнашты.
Бүген Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Чуваш Республикасы Комсомол муниципаль округының Урмаево авылында Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын күпләп җыештыру оештырылды. Акциядә республика министрлыклары, ведомстволары, учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре белгечләре катнашты.
Министр урынбасары Рөстәм Шәмеев муниципаль милектә булган җир кишәрлекләре һәм мөлкәт өчен аренда түләүләре буенча бурычларны һәм салымнар буенча недоимкаларны киметү мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмәдә катнашты.
Бүген Балтач районында министр урынбасары Алмаз Кыямов республика җирлекләре башлыклары өчен җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда хакы буенча Татарстан муниципаль берәмлекләре бюджетлары алдындагы бурычлар динамикасын анализлау буенча эшче төркем утырышы узды.