Бүген "Бердәм килештерү кабинеты" проектын гамәлгә ашыру буенча узган атналык киңәшмә кысаларында республиканың ресурс белән тәэмин итү оешмаларын системага кушу сораулары каралды.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль мөлкәт һәм җир арендасы килешүләре буенча җирле бюджетлар алдынгдагы бурычларга мониторинг үткәрә.
Луганскта милек комплексы белән идарә итү өлкәсендә тәҗрибә алмашу, авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү стратегиясен булдыру һәм нормалар төзү эшчәнлегендә консультацияләр үткәрү максатында Татарстан һәм Луганск Халык Республикасы вәкилләренең эшлекле очрашулары үтте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда 2025 елның беренче кварталдагы электрон мөрәҗәгатьләр саны, узган елгы саннар белән чагыштырганда, 13,3%ка арткан.
Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр берлеге мәгариф һәм һөнәри әзерлек комитеты рәисе Тәнзилә Удод инициативасы белән бәяләү эшчәнлегендә экспертларның эшлекле очрашуы узды.
«Экологик иминлек» милли проекты кысаларында, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә һәм Ватанны саклаучы елына ярдәм йөзеннән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре зур өмә оештырды. Чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров һәм Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов катнаштылар.
Бүген Казан Кремлендә Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне алдыннан аеруча зур уңышларга ирешкән татарстанлыларны хөрмәтләү булды. Дәүләт бүләкләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ведомство асты учреждениеләре хезмәткәрләре “Җиңү диктанты” халыкара акциясенә кушылды. Әлеге проект ел саен миллионлаган кешенә берләштерә, Бөек Ватан сугышының батырлыклары һәм төп вакыйгалары турындагы хәтерне саклап калырга ярдәм итә.
Бүген пассажир навигациясен ачу тантанасы Казанның Елга портында узды. Чарада ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, “ТР Флоты” АҖ генераль директоры Роман Лизалин, ТР Транспорт министрлыгының транспорт идарәсе җитәкчесе Мария Захватова, Казан башкарма комитетының траспорт буенча комитеты рәисе Алексей Сидоров, «ВГУВТ» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Казан филиалы директоры Ильяс Сәләхов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров һәм башка ведомство вәкилләре катнашты.