ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 1 августыннан 25 августына кадәр Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион республика хәйрия акциясе үткәрелә. Бу акция кысаларында 2020 елның 10 августында министр Фәнил Әһлиуллин беренче сыйныфка барачак балалары булган министрлык хезмәткәрләренә мәктәп портфельләре һәм мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы тапшырды.

Беренче сыйныф укучыларына нык сәламәтлек, якты тәэсирләр, файдалы белем һәм яхшы укуларын телик. Хәерле юл сезгә!

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының 2019 елның 29 августындагы 01-7796 номерлы карары нигезендә, оештыру комитеты билгеләгән квоталар һәм истәлекле билге турындагы Нигезләмә нигезендә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында (алга таба – Министрлык) тармак үсешенә зур өлеш керткән ветераннарга һәм хезмәткәрләргә «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен тапшыру дәвам итә.

2020 елның 10 августында министр Фәнил Әһлиуллин тантаналы рәвештә Министрлык хезмәткәрләренең чираттагы төркеменә «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен тапшырды.


9
август, 2020 ел
якшәмбе

Зиратлар урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эшенең барышы хакында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Министр сүзләренчә, Татарстанда барлыгы 3 мең 667 зират исәпләнә, алар урнашкан 4 мең 188 участок рәсмиләштерелергә тиеш. Бүгенге көндә шуларның 89%ы рәсмиләштерелгән, 480 участокта исә бу процедура башкарылмаган.

Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, торак пунктлардан читтәге зиратлар сәнәгать җирләрендә һәм аеруча саклана торган территорияләрдә урнашырга тиеш.

Узган елның ноябрендә ТР Министрлар Кабинеты чыгарган карар нигезендә, участок категорияләрен зиратларга күчерү өчен кирәкле документлар исемлеге кимегән, шуның нәтиҗәсендә рәсмиләштерү темплары арткан. Быел 1 мең 97 участок күчерелгән.

Министр үз докладында билгеләгәнчә, Буа һәм Чирмешән районнары рәсмиләштерүне төгәлләгән инде. Алексеевск, Арча, Баулы, Зәй, Кайбыч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай һәм Ютазы районнарында әлеге күрсәткеч 95%тан артып китә.

Шул ук вакытта, 474 проблемалы участок бар.

183 участок буенча кадастр эшләрен төгәлләргә кирәк. Зиратларның күп өлеше бердәм җирдән  файдалану җирләрендә урнашкан, мәйданы һәм чикләре ачыкланмаган.

119 участок шәхси җирләргә шул исәптән пай җирләренә карый. Фәнил Әһлиуллин зиратларны шәхси җирләрдә урнаштырырга ярамый, андый участокларны рәсмиләштереп булмый, дип билгеләде.

81 участок урман фонды җирләрендә урнашкан. Бу очракта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2 вариант тәкъдим ителгән: Россия Хөкүмәте карары нигезендә участок категорияләрен күчерергә яисә участокларны торак пункт чикләренә кертергә.

 

ТР Президенты матбугат хезмәте

 


7
август, 2020 ел
җомга

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы нигезендә "Торак фонды белән идарә итү департаменты" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының опека һәм попечительлек органнары белән берлектә ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга 2015 елда бирелгән Татарстан Республикасы махсус торак фондының торак урыннарының сакланышын тикшерү төгәлләнде. Ел башыннан республиканың 33 муниципаль берәмлегендәге 331 торак бина тикшерелде.

 

Тэги: Ятим балаларга фатирлар бирү

07.08.2020 Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм министрлыкның кайбер структур подразделениеләре җитәкчеләре видеоконференция режимында Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында Татарстан Республикасы нәтиҗәләрен карау сораулары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган киңәшмәдә катнаштылар.

 

Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре территорияләрендә урнашкан гидротехник корылмаларны инвентаризацияләү эшләрен тәмамлау мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде (ZOOM)

Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов видеоконференция режимында Түбән Новгород өлкәсенең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгы, Түбән Новгород өлкәсенең «кадастр бәясе» ДБУ, «Татарстан Республикасының дәүләт кадастр бәяләве үзәге»ДБУ вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.

Тэги: Күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров тарафыннан расланган ведомствоара эшче төркем утырышының 03.08.2020 нче беркетмәсенең 11 пунктын үтәү кысаларында , 06.08.2020 Татарстан Республикасы Премьер-министрының нефть, газ, химия комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльдар Адеев, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, Казан шәһәрендәге «Газпром газомоторное топливо» филиалы, «ТРАНЗИТ-СИТИ» ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасының Яшел Үзән һәм Питрәч муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре катнашында газүткәргечләрдән «Яңа Тура» һәм «Шәле» АЗСларына («Ирбис»АЗС) газүткәргечләр тапшыру сораулары буенча киңәшмә үткәрелде.

Адыгея Республикасының мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты (Алга таба – Комитет) Адыгея Республикасы дәүләт милкенең бәясе турында тәкъдимнәр тапшыруның ачык формасы булган электрон формада аукционда сату турында хәбәр итә. Сатуга җир кишәрлекләре, торак булмаган биналар һәм башка мөлкәт куелды.

 


5
август, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов видеоконференция режимында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышын үткәрде.
Утырышның беренче өлешендә Самара өлкәсеннән килгән коллегалар катнашты. Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасындагы чик проекты урманчылыклар һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге участоклар арасында аңлашылмаучанлыклар булган кайбер участокларга ия. Очрашу барышында ике субъект вәкилләре мондый участокларны килештерү юллары турында фикер алыштылар.
 

Тэги: Чикләрне билгеләү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International